- җәяүле
- с. 1. Җәяү йөри торган гомер буе җәяүле булдым җирдә 2. Гаскәрнең җәяү хәрәкәт итә торган төре тур. : пехотага бәйләнешле. и. Җәяүле гаскәр солдаты, җәяүле гаскәри, пехота солдаты 3. күч. Нин. б. өлкәдә аз белә, сай йөзә торган, аз-маз гына сукалый торган мин җырда, көй бабында җәяүле түгелмен. ҖӘЯҮЛЕ БУРАН – Җирне себертеп исә торган җил-буран. ҖӘЯҮЛЕ СУКМАК – Җәяүлеләр йөреп таптаган сукмак, тар сукмак
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.